news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Швециядә Коръән яндыру чарасы турында: Мескен фетнә һәм көчсезлек

Татарстан мөфтие Швециядә Коръән яндыру чарасы турында: Мескен фетнә һәм көчсезлек
Владимир Васильев, архив

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Швециядә Коръән яндыру акциясен гаепләп чыкты. Ул аны «мескен фетнә» («жалкий бунт») һәм «көчсезлек акты» («акт беспомощности») дип атады. Аның фикеренчә, бу вакыйга исламга каршы берни дә куя алмауның чираттагы дәлиле булды. Шул ук вакытта ул дин тотучыларны провокацияләргә бирешмәскә өндәде.

«Минем уйлавымча, Стокгольмда мүсхәф – Изге Коръән тексты язылган китапны яндыру кадрларын күпләр интернетта күргәндер. Өстәвенә, бу очрак әлеге кешенең мондый төрдәге беренче акты кына түгел. Әлбәттә, әлеге чараның максаты бер – мөселманнарны котырту, җавап кайтару, көч куллану дулкыны уяту. Әлбәттә, без мондый акцияләрне гаеплибез! Мондый түбән сортлы провокацияләрнең сүз ирегенә һәм вөҗдан ирегенә бернинди катнашы юк», – дип язган ул телеграмдагы каналында.

Коръәнне яндыру барлык мөселманнарның ачуын чыгарды, шул ук вакытта ул исламга бернинди зыян китермәде, дип белдерде мөфти. «Коръән белән бернәрсә дә булмады, Ислам һәм мөселманнар белән дә берни булмады. Изге Коръән янмый, чынлыкта, ул бит Аллаһы Тәгаләнең Сүзе, кәгазь генә яна», – дип билгеләп үтте ул.

«Исламга зыян салырга» теләүчеләрне ул мондый акцияләр үткәрү урынына гавами мәйданга чыгарга һәм үз дәлилләрен китерергә чакырды. «Әгәр син үзеңне атеист дип әйтәсең икән – аргументлар китер, һәм мөселманнар үз аргументларын китерер, бәхәсләшүдә һәр якның дәлилләренең көче ачыкланыр. Монда исә – арзанлы популизм гына, «Герострат даны»на сусау һәм примитив хайп», – диде Татарстан мөфтие.

Мөфти сүзләренчә, мондый акцияләрне гаепләгән чакта мөселманнарга провокацияләргә бирешмәскә кирәк, ул иң яхшы җавап – динне тырышып өйрәнү икәнен белдерә. «Шул вакытта без явызлык теләүчеләрнең барысына да Исламның матурлыгын һәм бөеклеген күрсәтәчәкбез», – дип өстәде Камил хәзрәт.

Исегезгә төшерәбез, Коръән яндыру акциясе Стокгольмда Төркия илчелеге каршында 21 гыйнварда узды. Исламны тыюны һәм «көнбатышныкы булмаган затларны» депортацияләүне таләп итеп, НАТОны, Төркияне һәм аның Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны тәнкыйтьләп, акциядә катнашучылар Коръән яндырды һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатура күрсәтте. Швеция Премьер-министры Ульф Кристерсон акцияне гаепләп чыкты һәм аны мөселманнарга ихтирамсызлык дип атады, акциядә катнашучыларны Россия мөселманнары Диния нәзарәте җәзага тартырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100