news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин блогер Артемий Лебедевка татарча Коръән турында сөйләде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дизайнер һәм блогер Артемий Лебедев белән очрашты. Кунакны мөфтиятнең күптәнге дусты, «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов озатып йөрде. Бу турыда мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Артемий Лебедев бүген мөфти белән беренче тапкыр шәхсән күреште һәм Нәзарәтнең эшчәнлеге, республика мөселманнарының тормышы, татар-мөселман мәдәнияте белән якыннан танышты. Камил хәзрәт аңа мөфтият системасы, Татарстанның мөселман дини оешмалары, күпкырлы социаль, мәгариф, нәшрият өлкәләрендәге хезмәтләре, хәзерге заман мөселман медиапроектлары һәм татар халкының рухи мирасы һ.б. турында сөйләде.

Мисал өчен, Артемий Лебедев «Казан басмасы» тарихы хакында тыңлады, аның тарихи басмасын һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Нәзарәт әзерләгән репринт басмасын күрде. Аларны мөфти очрашу истәлеге итеп Мәскәү кунагына бүләк итте.

Камил хәзрәт Лебедевка 1803 елда бастырылган «Казан басмасы» мөселман дөньясында беренче басма Коръән булуын һәм аның тарихта беренче тапкыр «Әр-Расм Әл-Госмани» стандартына туры килүен билгеләп үтте. Әңгәмә барышында Нәзарәтнең соңгы казанышларының берсен – яңартылган «Казан басмасы» һәм аның компьютер шрифты хакында да сөйләштеләр. Болар турында блогер күптән түгел үзенең шәхси каналында да кызыксынып хәбәр иткән иде.

Моннан тыш, Артемий Лебедев якындагы киләчәктә Нәзарәт тарафыннан киң җәмәгатьчелеккә 1100 еллык кысаларында иң көтеп алынган проектларның берсе – «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы тәкъдим ителәчәген белде һәм Россия мөселман китаплары базарында бестселлер булып саналган «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы белән дә танышты.

Аннары мөфти белән кунаклар «Хозур» нәшрият йортында булды. Биредә аларны мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин каршылады. Камил хәзрәт тарафыннан дизайнерның игътибарына Коръән белеме, мәгариф, нәшрият, дини мирас һәм дәгъвәт өлкәсендә Нәзарәтнең виртуаль мөселман инфраструктурасын үстерүче соңгы һәм иң мөһим IT-казанышлары күрсәтелде.

Мисал өчен, ул онлайн-мәдрәсә һәм татар телен өйрәнү өчен «Без-татарлар» интернет-платформасы, мобиль кушымталар кебек проектлар һәм «Хозур ТВ» мөселман телеканалының, «Азан» радиосының студияләрен күрде һ.б. Сөйләшүнең аерым темасы булып мөселман орнаментларының үзенчәлекләре һәм символлары булды.

Артемий Лебедев Казандагы сәфәренең аеруча истә кала торган мизгелләре «Кол Шәриф» мәчетендә булды. Мәчет манарасына менеп, аның күз алдына күркәм манзара ачылды – Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше урыны һәм православ чиркәүләр. Ул шулай тарихи биналар - «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Галиев мәчетен дә барып күрде.

Татар милли ашлары һәм музыкаль мирасы белән Артемий Лебедев «Туган авылым» комплексында танышты. Ә иртәгә ул билбау көрәше буенча дөнья чемпионатын күрер өчен Саба районының Миңгәр авылына барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100