news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Министрлар Кабинеты Казан метросында билет бәясен 31 сумга кадәр күтәрде

Татарстан Хөкүмәте Казан метросында тарифларны җир өсте транспорт дәрәҗәсенә кадәр күтәрде. Хәзер банк яки транспорт карталары белән түләгән очракта билет бәясе 31 сум тәшкил итәчәк.

Иң кыйммәтле тариф – 36 сум, диелә кичә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда. Кулдагы акча белән түләгәндә ул пассажирга шул суммага төшәчәк.

Акчасыз исәп-хисап ясаганда, банк яки транспорт картасы белән түләгәндә 31 сум тәшкил итәчәк.

Транспорттан аена 100 тапкыр һәм аннан күбрәк файдалануны күздә тоткан юл йөрү билетын куллану иң арзаны (23 сум) булачак.

Багаж йөртү дә 31 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Элегрәк Казанда автобус, трамвай һәм троллейбусларда да билет бәясе шул ук схема буенча күтәрелгән иде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100