news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда «Идел буе Болгар дәүләте. Бөек мирас» дигән күргәзмә ачыла

11 августта Татарстан Милли музеенда «Идел буе Болгар дәүләте. Бөек мирас» дигән күргәзмә проекты ачыла. Экспонатлар илнең әйдәп баручы өч музееннан – Дәүләт Эрмитажы, Россия этнография музее һәм Дәүләт тарихи музееннан китерелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Россия этнография коллекциясеннән алтын белән чигү, тире мозаикасы үрнәкләре, зәркән эшләнмәләре һәм XIX йөзгә караган уникаль костюмнар тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар шулай ук X–XIII йөз археология артефактлары, XIX йөз – ХХ йөз башына караган этнографик һәйкәлләр һәм рәссам Азат Миңнекәев эшләре белән таныша алачак.

Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган экспозиция 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Күргәзмәне «Пушкин картасы» буенча карар мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музееның матбугат хезмәтеннән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100