news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстан милиционерларының җыелма отряды Чечен Республикасына китә

^Татарстан милиционерларының җыелма отряды Чечен Республикасына китә

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 26 мартта Татарстан милиционерларының җыелма отряды Чечен Республикасына китә. Алты айга сузылган командировка вакытында Татарстанның 140 милиционеры Гудермес шәһәрендә җәмәгатьчелек тәртибен сакларга ярдәм итәчәк.

ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат бүлеге хәбәр итүенчә, милиционерларның җыелма отряды җитәкчесе итеп ТРсы Эчке эшләр министрлыгының Җәмәгатьчелек тәртибен саклау идарәсе башлыгы урынбасары милиция полковнигы Олег Маркин билгеләнгән. Ә җыелма отрядны Чечняга кадәр ТР Эчке эшләр министры урынбасары Рафил Нугуманов озатып барачак.

2001 елдан башлап Чечняда эш командировкасында 3,5 мең Татарстан милиционеры булып кайткан. Алар Моздок, Гудермес шәһәрләрендә, Шелковской районының Гребенская станицасында, Ханкала торак пунктында һәм республиканың башка төбәкләрендә хезмәт иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100