news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан март азагында Мәскәүдә узачак VΙΙ Бөтенроссия “Госзаказ 2011” күргәзмә-форумына әзерләнә

Бүген ТР Икътисад министрлыгында шуңа багышланган киңәшмә узды

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). 23-25 март көннәрендә Мәскәүдә VΙΙ Бөтенроссия “Госзаказ 2011” күргәзмә-форумы узачак. Бүген ТР Икътисад министрлыгында шул күргәзмә-форумга әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Татарстан экспозициясен формалаштыру – анда күтәрелгән төп тема иде, дип хәбәр итәләр министрлыктан. Татарстан экспозициясендә республиканың әйдәп баручы предприятиеләре, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, хезмәтләр тәкъдим итүче потенциаль җитештерүчеләр урын алачак. Татарстанның киңәйтелгән экспозициясе 200 кв. метрга якын күргәзмә мәйданында урын алыр, дип көтелә. Төп экспонентлар арасына “ТР Дәүләт заказы буенча агентлыгы” ДУП федераль мәйданын, “ТР Электрон товар-мәгълүмат системасын”, “Электрон Кибет” яңа программа комплексын, “ТР Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын, транспорт чараларын мониторинглауның бердәм системасын кертү хакында килешенгән.
Видеоконференция режимында узган бүгенге киңәшмәдә шулай ук Форумда катнашачак Татарстан делегациясе составын формалаштыру хакында сөйләшү булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100