news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иминлек чараларын көчәйтәчәкләр

Ижевски мәктәбендәге атыштан соң Татарстанның мәгариф оешмаларында иминлек чараларын көчәйтәчәкләр. Хәзерге вакытта барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә ярдәм чакырту төймәләрен, видеокүзәтү системаларын, кертү системасын, шулай ук каравылчыларның уку йортларына керү урыннарындагы эшләрен тикшерәләр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Карарны муниципалитетлар башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре белән узган ашыгыч киңәшмәдә кабул иттеләр.

Министрлыкта хәбәр итүләренчә, уку йортлары хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәргәннәр, җаваплы затларга куркыныч янаган вакытта эшлисе гамәлләр алгоритмнарын җиткергәннәр.

Моннан тыш, республикада кайнар линия телефоннары аша психологик ярдәм күрсәтә. Ата-аналар һәм балалар психологик ярдәм үзәкләренә +7(843) 294-95-70 номеры аша мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100