Бүген, 22 июнь, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, Татарстан мәчетләрендә барлык сугыш геройларын һәм корбаннарын искә алдылар.
Мәчетләрдә өйлә намазыннан соң изге Коръән аятьләре укылды, аннан соң фронтта, әсирлектә һәлак булучылар, тылда үлүчеләр рухына дога кылынды. Казанда дога кылуның төп мәйданчыгы башкаланың «Кол Шәриф» мәчетендә булды. Мөселманнар Аллаһтан сугыш елларында үлүчеләр өчен хәерлесен бирүен сорады, диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.