news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^ТАТАРСТАН ҖӨМҺҮРИЯТЕ МӨФТИЕ РАМАЗАН АЕ БАШЛАНУ УҢАЕННАН БАРЧА МӨСЕЛМАННАРГА КОТЛАУ ЮЛЛАДЫ

^ТАТАРСТАН ҖӨМҺҮРИЯТЕ МӨФТИЕ РАМАЗАН АЕ БАШЛАНУ УҢАЕННАН БАРЧА МӨСЕЛМАННАРГА КОТЛАУ ЮЛЛАДЫ

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан җөмһүрияте мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Диния нәзарәте һәм үзе исеменнән республикада яшәүче барлык мөселманнарны Изге Рамазан ае башлану белән тәбрикләде.

“Хәләл белән хәрамны, хак белән ялганны аеручы, безне туры юлга күндерүче, дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итә торган шул Изге китапка, мөбарәк хәдисләргә, әби-бабадан калган күркәм гадәтләргә - бар халыкны бердәй күрүче кануннарга буйсынып, Җәннәт рәхмәте һәм якты киләчәк өчен күмәкләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тырышкан тагын бер ел узып китте. Бу елда якты маяк булып калыккан горур Кол Шәриф мәчетебез ишекләрен ачты. Катлаулы заманнарда да үз йөзен һәм иман пакьлеген югалтмаган милләтебезнең гасырлар буе күңел түрендә йөрткән нияте тормышка ашты. Шул юнәлештә Казаныбыз, газиз бабаларыбыз салып калдырган ташкала да меңъеллыгын бәйрәм итте. Һәм менә шул көннәр өчен сөенеп ураза тотар көннәр килеп җитте. Иртән сәхәр ашар, мул табыннарда ифтар кылыр, мәчетләрдә тәравих укыр, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыр вакыт.

Билгеле булганча, Аллаһы Сүбханәһү вә Тәгалә Коръән-Кәримне Рамазан аенда иңдерә башлаган. Көтеп алган аебызда вөҗдан һәм ниятебезне дөреслик. Аллаһы Тәгаләгә шөкераналарыбызны әйтик. Җөмһүриятебездә булган иминлек-тынычлыкка, муллык өчен дә рәхмәтләребезне белдерик. Киләчәктә дә Ватанга, милләткә хезмәт итәргә насыйп әйләсен. Һәрберебезгә бәхет-сәгадәт, сәламәтлек телим. Раббымыз хәвеф-хәтердән, балалар хәсрәтеннән сакласын. Аллаһы Тәгалә барчабызга да озын гомер һәм көч-кодрәт бирсен! Татарстанга, Рәсәйгә, барча галәмгә бәрәкәтен юлласын”, - диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100