news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм “Газпром” хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятли

Татарстан һәм “Газпром” хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятли

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). 2006 елның мартында Татарстан һәм “Газпром” ААҖ арасында икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы 5 еллык килешүнең вакыты чыга. Шуңа бәйле рәвештә киләсе чор өчен икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек программасы проекты әзерләнгән. Хәзер бу документ “Газпром”да карала.

Югарыда аталган килешүне үтәү өчен республика предприятиеләре “Газпром” һәм аның бүлендек оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә. Мисал өчен, “Казанкомпрессормаш” газ суырткыч агрегатлар өчен алмаш частьләр белән тәэмин итә. Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе, “Казанкомпрессормаш”, “НИИТурбокомпрессор” ЯАҖ, Яшел Үзән проект-конструктор бюросы һәм Горький исемендәге Яшел үзән заводы НК-38СТ двигательле “Волга” ГПА-16 газ суырткыч агрегатының ведомствоара сынауларын тәмамлады. Казанның “Союз” тәҗрибә-конструктор бюросы “Газпром” бүлекчәләре өчен транспорт чараларына ягулык салу өчен күчмә автогаззаправкалар ясаган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100