news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәгариф министры соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады

Илсур Һадиуллин үз-үзегезгә ышанырга, кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнегез, куелган максатка кыю барыгыз һәм ирешелгәннәрдә беркайчан да туктамагыз, диде.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның уку елы тәмамлану белән котлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

«Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

Сезне мәктәпне тәмамлавыгыз һәм соңгы кыңгырау бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Мәктәп белән саубуллашу, олы тормыш башлану – һәр кеше тормышында матур чор, өметләр, ачышлар, эчкерсез планнар кору вакыты.

Мәктәптә сез кирәкле белемнәр алдыгыз, иҗади сәләтегезне күрсәттегез, туган җирегезне яратырга, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга өйрәндегез. Бу бәһасез капитал, ул сезгә барлык тормыш сынауларын узарга ярдәм итәчәк. Сез киләчәккә һөнәр һәм тормыш юлын сайлау турында җитди җаваплы карарлар алдында торасыз.

Нинди генә өлкәдә эшләсәгез дә, сез үз укытучыларыгызның һәм әти-әниләрегезнең өметен акларсыз, чөнки алар сезнең белән бергә укыды, сезгә олыгаерга ярдәм итте, кайгыртты, белем һәм тәҗрибә бирде, җиңәргә өйрәтте. Бүген алар сезгә зур өмет белән карый һәм үз потенциалыгызны тормышка ашыра алырсыз һәм тормышта зур үрләргә ирешерсез дип ышаналар.

Сезне һәрвакыт ныклы мәктәп дуслыгы озатып йөрсен, мәктәп остазларыгызның яхшы һәм зирәк киңәшләре сезгә ярдәм итсен, өметләрегез һәм омтылышларыгыз тормышка ашсын.

Ә алда чыгарылыш имтиханнарының кызу вакыты. Мин сезнең аларны лаеклы рәвештә башкарып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнегез, куелган максатка кыю барыгыз һәм ирешелгәннәрдә беркайчан да туктамагыз! Хәерле юл сезгә!»- диелгән котлауда.

Белешмә өчен: 2021 елда Татарстан Республикасында 11 сыйныфны 16 266 укучы тәмамлый, шуларның 5 884 е – Казанда (чагыштыру өчен: 2020 елда– 16 492 укучы аттестат алды, 5 792 се - Казанда); 9нчы сыйныфны - 36252 укучы, шуларның 11212се - Казанда тәмамлый (2020 елда – 37 469 укучы аттестат алды, шуларның 11 049ы – Казанда). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100