news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары вазифасына Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде

Илфар хәзрәт — «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы. Моңарчы ул мөфти урынбасары булган.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары вазифасына Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.

Илфар хәзрәт — «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы. Моңарчы ул мөфти урынбасары булган.

«Мөфти урынбасары түгел, ярдәмчесе булырга язсын инде», — дигән теләген җиткерде Татарстан Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Илфар хәзрәт Хәсәнов 1981 елда Кама Тамагы районында туган. 1999-2004 елларда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган. 2004-2005 елларда Согуд Гарәбстанында имамнарның квалификциясен күтәрү буенча институтта гарәп теле курслары уза.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100