Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры белән очрашты
Очрашуда сүз, аерым алганда, Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәкнең киләчәктәге эшчәнлеге турында барды
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы Айдар Кәрибуллин һ.б. катнашты.
Очрашуда сүз, аерым алганда, Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәкнең киләчәктәге эшчәнлеге турында барды. Анда катнашучылар яңа уку елында хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде, республика имамнарының квалификациясен күтәрү курслары үткәрү, дин һәм фән җәмәгатьчелеге вәкилләренең уртак тикшеренү эшчәнлеген оештыру, түгәрәкләр, фәнни конференцияләр уздыру турында фикер алышты.
Искәртеп үтик: ресурс үзәге агымдагы елның 26 мартында КФУның югарыда искә алынган институты базасында ачылды. Ресурс үзәк, иң беренче чиратта, имамнар, мәчетләр каршындагы дини курслар мөгаллимнәре һәм дини уку йортлары укытучыларының һөнәри әзерлеген оештыруга, аларның квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән. Шулай ук биредә дәүләт органнарының дини берләшмәләр белән эшләү идарәләренә административ-идарә кадрлары һәм белгечләренең, этноконфессиональ өлкәдә эшләүче муниципаль һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, ММЧ вәкилләренең белемен күтәрү дә күз уңында тотыла.Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз