news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Казандагы Иран илчелеген кабул итте

Очрашуда сүз уртак проектларда катнашу мөмкинлекләре турында барды.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуга иранлылар делегациясе килде.

Татарстан мөфтие Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль илчелеге җитәкчелеге вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

Әлеге очрашуда Мәскәүдәге Ислам мәдәнияте үзәге директоры Сабер Акбари Җәдди, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль илчелек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль илчелеге илчесе Малекоддин Шәфәгать катнашты. Очрашуда сүз уртак проектларда катнашу мөмкинлекләре турында барды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100