news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл бүлеге җитәкчесе белән очрашты

Очрашуда хәләл-индустрия өлкәсендәге төп тендецияләр, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сүз барды

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл бүлеге җитәкчесе Бәйбит Мырзагилдиев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм ТР МДНнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов катнашты.

Очрашуда хәләл-индустрия өлкәсендәге төп тендецияләр, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сүз барды. Кунакта ТР МДНнең “Хәләл” стандарт комитетының эшчәнлеге аеруча зур кызыксыну уятты.

Искәртеп үтәбез: Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте күптән түгел “хәләл” маркировкасы астында чыгучы продукцияне стандартлаштыру һәм контрольда тоту эшчәнлегенә кереште. Моның турында Мисырда күптән түгел хәләлгә багышланган фәнни конференциядә Казакъстан мөфтие хәбәр иткән иде.

Бүген Казакъстан кунагы “Хәләл” стандарт комитеты җитәкчелеге белән очраша. Визит кысаларында Бәйбит Мырзагилдиев хәләл продукция җитештерүче предприятияләр һәм “Бәхетле-Хәләл” супермаркетының эшчәнлеге белән танышыр дип көтелә.

Бу хакта ТР мөселманнары Дини нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100