news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды, район хакимияте башлыгы белән очрашты

Нефть каласында район имамнары җыелышы булды

 (Казан, 3 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Сәфәре кысаларында мөфти иң баштан имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән очрашты һәм район имамнары җыелышында катнашты. Нәзарәт вәкилләре авыл имамнары белән җирлектә алып барылган дини эшләрне, киләчәккә ниятләрне барлады, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Мөфти Камил хәзрәт имамнарга мөрәҗәгать итеп, агымдагы елның Хәнәфи мәзһәбе елы буларак үткәрелүен, бу хактагы карарны дин әһелләре 2015 елның соңгы пленум утырышында кабул иттеләр, дип искәртте.

“Яшьләр, кызганыч, хәнәфи мәзһәбе өйрәтүләрен белеп бетермиләр. Гарчә нәкъ шушы юлны безнең бабаларыбыз сайлаган. Безгә шушы юлны дәвам итү, үстерү, ныгыту мөһим. Югыйсә, гыйлемсезлек һәм дини өйрәтүләрне аңлап җиткермәү төрле бәхәсләр тудырырга мөмкин. Ел дәвамында хәнәфи мәзһәбе өйрәтүләре турында төрле чаралар үткәрү, китаплар чыгару каралган”, - дип сөйләде мөфти хәзрәтләре.

Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт үзенең чыгышында Әлмәт мөхтәсибәте бүген 37 мәчетне һәм Р. Фәхреддинов исемендәге мәдрәсәне берләштереп торуы хакында әйтте. 11 мәчет район үзәгендә урнашкан. 24 мәчеттә даими рәвештә дини укулар оештырылган.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районына сәфәре кысаларында район башлыгы Айрат Хәйруллин белән очрашты. Сөйләшүдә шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты. Очрашуда сүз нигездә, район мөселманнары, дини эшчәнлекне җәелдерү, мәхәлләләр торышы хакында барды. Татарстан мөфтие район башлыгына җирлектә яшәүче мөселманнарга карата яхшы мөнәсәбәте, дини кыйммәтләрне торгызуга ярдәм итүе өчен изге теләкләрен җиткерде.

Бүген мөфти Әлмәткә сәфәре кысаларында "Татнефть" оешмасы генераль директоры Наил Маганов белән дә очрашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән алынган хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100