news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Ураза бәйрәме белән котлады

“Аллаһы Тәгалә безнең тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын , гөнаһларыбызны кичерсен, алга таба да үзенең рәхим-шәфкатеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын иде”, - диелә котлауда

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Ураза бәйрәме белән котлады.
“Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Кадерле дин кардәшләрем!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы 1350дән артык мәчет-мәхәллә исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән, мөхтәрәм ватандашларыбыз, дин-кардәшләребез, Сезләрне олуг бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Аллаһ Тәгаләгә олуг мактауларыбыз һәм рәхмәтләребез булсын, шушы изге Рамазан аеның мәрхәмәтле ураза көннәре һәм төннәре ахырына якынлашты. Шушы ай дәвамында без Ходайның хәер-хак мәрхәмәтенә өметләндек һәм динебез кушканнарны үтәргә омтылдык: иманыбызны яңарту һәм хак-тәгаләнең гафу итүен, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорадык, иртән торып сәхәрләр ашадык һәм инде кояш баегач, бәйрәм табыннары артында туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән авыз ачу мәҗлесләрендә катнаштык, туганнырыбызның хәлен белешеп тордык һәм мохтаҗларга ярдәм иттек.
Аллаһы Тәгалә безнең тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын , гөнаһларыбызны кичерсен, алга таба да үзенең рәхим-шәфкатеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын иде.
Ватаныбызның тагын дә чәчәк атуын һәм аңа бары тик уңышлар гына насыйп булуын Аллаһ насыйп итсен. Мин, һәммәбезгә дә Аллаһы Тәгаләнең изге теләкләрендә булуын телим! Раббыбыздан, барлык халыкларга да тынычлык, һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, һәр йортка иминлек, иркен тормыш бүләк итүен сорыйм. Амин”, - диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100