news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәдрәсәләре мөгаллимнәре Казанда киңәш-табыш итте

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумының икенче көнендә сүз мәдрәсәләр һәм дини югары уку йортлары хакында барды

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). 29-30 сентябрь көннәрендә Казанга республикабызда дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр җыелды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, КФУ һәм РИИ белән берлектә оештырылган мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумының беренче көне мәчетләр каршында эшләүче курсларда дини гыйлем бирүгә багышланган иде. Ягъни, форумга килгән 500ләп остаз дини башлангыч гыйлем хакында фикерләштеләр. Бүген исә сөйләшү мәдрәсәләр һәм дини югары уку йортлары хакында барды. Шуңа күрәдә дә чарада, нигездә, мәдрәсәләр җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре, Россия ислам институты вәкилләре, галимнәре, шулай ук тәҗрибә уртаклашу ниятеннән килгән Марокко, Һиндстан дин белгечләре катнашты.

Хәзерге вакытта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагында 9 мәдрәсә һәм Россия ислам институты эшли. Нәзарәт тарафыннан, уку-укыту стандартларын әзерләү максатыннан, Уку-укыту - методик берләшмәсе оештырылды, аңа мөфти урынбасары, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Әлеге берләшмә тарафыннан әзерләнгән яңа программалар мәдрәсәләргә кертелә башлады.

Җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге җитәкчесе Ләйлә Алмазова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов һәм башкалар чыгыш ясады.

Илдар әфәнде: “Инкыйлабка кадәр дә милли мәгариф системасы булган, мәктәпләр мәчетләр тирәсендә эшләгән. Бүгенге көндә, әлбәттә, дин дәүләттән аерылган, шуда күрә дә дөньяви мәктәпләр аерым эшләп килә. Шуңа да карамастан дин җәмгыятьтән аерым тормый. Мәдрәсәләр, уку-укыту стандартлары да безнең департамент аша лицензияләр ала. Белгәнебезчә, мөселман уку йортлары методик берләшмәсе оештырылды. Бу бик бик зур эш булды. Без дөньяви уку йортлары белән дини уку йортлары арасында тәҗрибә уртаклашырга чакырабыз. Бүгенге көндә мөмкин кадәр аралашу мөһим. Чөнки сыйфатлы белем бирү һәм югары әхлак җиткерү – безнең уртак эшебез”, - диде ул.

Чыгыш ясаганнан соң, мәдрәсә вәкилләренең күп сандагы сорауларына җавап бирде. Әлеге сораулар татар телен укытуга да, мәктәп укучыларына дин нигезләрен өйрәтүгә дә кагылды. Сорауларның берсе зур шәһәрләрдәге кичке мәктәпләргә кагылышлы булды. Әйтик, Казанда ике кичке мәктәп эшләп килде. Башкалада мәдрсәләрдә белем алучылар шуларда параллель укып, урта гомумбелем дә алалар иде. Хәзер бу төр мәктәпләрнең берсе ябылды, икенчесенә ябылу куркынычы яный. Мәдрәсә җитәкчеләре министр урынбасарын шушы мәсьәләне дә күз уңында тотарга чакырдылар, чөнки мәдрәсә шәкертләренең дә мәктәп тәмамлаулары мөһим. Аларга мондый мөмкинлек бетмәсен иде, дигән теләк җиткерелде.

Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге җитәкчесе Ләйлә Алмазова мәдрәсә мөгаллимнәрен үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. “2014 елда нәзарәт һәм РИИ белән берлектә оештырылган гыйлем күтәрү курсларын 2431 дин әһеле, шушы өлкәдә эшләүче белгечләр тыңлады. Ислам нигезләре буенча 30дан артык уку-укыту методик эшләнмәмәләр, 100дән артык китап әзерләнде. Алар белән сайт аша да танышырга мөмкин”, - диде ул һәм дини уку йортлары мөгаллимнәрен КФУ студентларына лекцияләр сөйләргә, китаплар чыгаруда хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Әлеге язма ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100