news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Башкортстанның корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы предприятиеләре Пермь краенда терлек азыгы әзерләргә кереште

Печәннең бер тоннасы 1-3 мең сумга төшә

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстан һәм Башкортстанның корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы предприятиеләре Пермь краенда терлек азыгы әзерләргә кереште. Печәннең бер тоннасы 1-3 мең сумга төшә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Уралинформбюро”га сылтама ясап.
Татарстан һәм Башкортстан аграрийлары терлек азыгы әзерләү өчен Пермь хуҗалыклары белән килешү төзеде. Өстәвенә, Премь краенда яшәүчеләр быелгы җәйдә терлек азыгының кирәгеннән артыгын корылыктан зыян күргән күршеләргә сату өчен печән һәм сенажны 30 процентка күбрәк әзерләргә ниятли.
Премь краенда арпа, бодай, солы чәчүлекләренең бер өлеше генә көйдергеч кояштан зыян күргән. Төбәктә 49,2 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot