news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Лисичанскига һәм Рубежноега 120 тонна ярдәм җибәрә

Татарстан Лисичанскига һәм Рубежноега 120 тонна ярдәм җибәрә
Фото: «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге

Бүген Татарстаннан «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә оештырылган республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә 120 тонна ярдәм белән 6 йөк машинасыннан торган колонна җибәрелә. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге ярдәм партиясен җыюда Татарстанның 6 районы катнашты. Сарман районы 20 тонна эчә торган су җыйды, Мамадыш районы 15 тонна бәрәңге, шулай ук 3 тонна яшелчә һәм 2 тонна эчә торган су әзерләде. Спас районы 14 тонна агач материалы, җылыткыч һәм электр чыбыгы җибәргән. Агач материалларын Кайбыч районы да җыйган. Минзәлә районы 18 тонна бәрәңге, 2 тонна яшелчә һәм 8 тонна шешәле су әзерләгән. Балтач районы да бәрәңге әзерләгән, ул шулай ук «Нива» автомобилен һәм йөк машинасы өчен тәгәрмәчләр тапшырган.

Рубежноеда яшәүчеләр өчен 2 млн сумлык киемне Татарстан халыклары ассамблеясе сатып алган. Йөкне формалаштыруга һәм җибәрүгә шулай ук ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов, «Дивар» компаниясе башлыгы Гайнан Габделгазизов һәм Казанның «Шотокан» каратэ федерациясе җитәкчесе Алексей Кокурин үз өлешләрен кертте. Моннан тыш, Тәтеш районы стендка ату өчен 5 мең тәлинкә тапшырган.

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин ай саен Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең ихтыяҗлар исемлеген тәкъдим итә. «Бердәм Россия» вәкилләре шуның буенча йөк формалаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100