news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кооператорлары Бердянскига дүрт тонна гуманитар йөк озатты

Татарстан кооператорлары Бердянскига дүрт тонна гуманитар йөк озатты. Татарстан кулланучылар берлеге тиешле товарлар (резин итекләр, электр плитәләре, җылы киемнәр, җылыткычлар, рацияләр) исемлеген төзеде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе составында хәрбиләр һәм Донбасс халкына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча оператив төркем эшли», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, узган шимбәдә Татарстан кулланучылар берлеге белгечләре һәм Үзәк кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре Татарстаннан мобилизацияләнгән гражданнарны ашатты. Аларны сарык итеннән әзерләнгән шулпа һәм милли ризыклар белән сыйладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100