news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан коллективлары 1 июльдә Мордовиядә Бөтенроссия Сабантуенда чыгыш ясаячак

1 һәм 2 июльдә Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Сабан бәйрәменең беренче көнендә Татарстанның иҗат коллективлары мәйданда концерт күрсәтәчәк. Масштаблы чарага әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган киңәшмәдә шул турыда сөйләделәр.

Бәйрәм чаралары ике мәйданчыкта планлаштырылган: беренче көнне күмәк күңел ачулар Ләмбрә авылында узачак, ә 2 июльдә Сабантуй Аксу (Аксеново) авылына килә. Программа мәдәни һәм спорт өлешләрен үз эченә ала. Оештыручылар сүзләренчә, һәр катнашучы үзенә туры килә торган күңел ачу чарасы табачак.

Киңәшмәне үткәргән Мордовия Хөкүмәте рәисе Владимир Сидоров Сабантуй кунакларын Саранскидагы «Лихачев» җәмәгать транспорты тукталышыннан алып киләчәкләре турында хәбәр итте. Автобуслар иртәнге 8 сәгатьтән кичке 7 сәгатькә кадәр 15 минут интервал белән хәрәкәт итәчәк.

Киңәшмәдә шулай ук төзекләндерү, иминлек, кунакларны урнаштыру, сувенир продукция әзерләү, күргәзмә, сәүдә мәйданчыклары һәм туклану нокталарының эше мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

Сидоров билгеләп үткәнчә, теләге булган һәркем Сабантуенда волонтер сыйфатында катнашу өчен гариза бирә ала. Чарага үз теләге белән эшләүче 350 кешене җәлеп итәргә ниятлиләр.

Элегрәк «Татар-информ» Бөтенроссия Сабантуена Россиянең 50 төбәгеннән кунаклар киләчәге турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100