news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китаханәчеләре Арчага тәҗрибә уртаклашу өчен җыелды

Татарстан китаханәчеләре Арчага тәҗрибә уртаклашу өчен җыелды
Ләйлә Хәкимова

23 июнь көнне Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы базасында «Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда китапханәнең роле» дигән республика күләмендә семинар үтте. Әлеге семинарда Казан шәһәренең Республика яшүсмерләр һәм Казан Милли китапханәсе хезмәткәрләре, шулай ук республиканың төрле районнарыннан килгән китапханә директорлары һәм модель китапханә китапханәчеләре катнашты. 

Кунаклар башта Үзәк китапханәнең һәм Яңа Кырлай авылында урнашкан модель китапханәнең эшчәнлеге белән танышты. Киңәшмәнең икенче өлеше мәдәният йортында эшлекле чыгышлар белән дәвам ителде. Анда модель китапханәләрнең эшчәнлеге, алар алдында туган сораулар һәм кыенлыкларны чишү юллары каралды. Чыгышлардан соң түгәрәк өстәл артында сөйләшү вакытында республика китапханәләре директорлары үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Республика яшүсмерләр һәм Казан Милли китапханә җитәкчеләре һәм методик бүлек хезмәткәрләре үзләренең төпле киңәшләрен биреп, алда башкарыласы эшләрендә китапханәчеләргә уңышлар теләделәр. Киңәшмә ахырында кунаклар Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган татар халкының милли бизәкләрен кулланып брошь ясау серләре буенча осталык дәресендә катнашты һәм Габдулла Тукай музенда экскурсиядә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100