news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстан китаплары Мәскәү күргәзмәләр залында

^Татарстан китаплары Мәскәү күргәзмәләр залында

(Мәскәү, 9 март, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Бүген Мәскәүдәге Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгенең 57нче павильонында “Россия китаплары” исемле VIII милли күргәзмә-ярминкә ачылды.

“Татмедиа” оештырган “Татарстан Республикасы китаплары” дигән берләштерелгән стендта республика матбугатының төрле басма продукциясе куелган. Алар арасында Казанның 1000 һәм Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап язылган китаплар аеруча зур урын алып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100