news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Казан Кремлен реставрацияләүгә тагын 400 млн сум акча бүлеп бирәчәк

Казан Кремлен төзекләндерү-реставрацияләү эшләренә Татарстан бюджетыннан 400 млн сумга якын акча биреләчәк. Бу тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыккан.

Шулай итеп, 2016 елдан бирле дәвам итә торган ремонт республикага гомумән алганда 1,6 млрд сумга төшәчәк.

Документлар буенча, эшчеләргә бу ел ахырына кадәр җылыту һәм вентиляция системасын төзекләндерергә, канализацияне һәм кондиционер челтәрен ремонтларга, электр җиһазлары һәм витражларын урнаштырырга, шулай ук ишекләрне алмаштырырга кирәк булачак.

Проектның заказчысы булып «Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» тора. Ул подрядчылардан быелның 5 апреленә кадәр катнашуга гаризалар кабул итәчәк, ә 7 апрельдә җиңүчене билгеләячәк.

 

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot