news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кардиологы алкогольнең йөрәккә зыянлы булуы турында искәртә

Җәй көне йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш арта. Кардиологлар эсседә алкогольле эчемлекләр  кулланмаска киңәш итте. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Белгечләр алкогольдән елның теләсә кайсы башка вакытында да баш тартырга кирәк дип саный. Соңгы тикшеренүләр буенча, табиблар спиртлы эчемлекләрнең куркынычсыз дозасы юк, дигән фикергә ныграк тартыла.

«Алкоголь теләсә нинди микъдарда да йөрәк мускулына тискәре тәэсир итә, – ди «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең табиб-кардиологы Юлия Петровна Хаҗи. – Йөрәккә йөкләнеш була, ә бу бөтен организм эшендә тискәре чагыла».

Кардиологларның һәм хирургларның ашыгыч ярдәме мөмкин кадәр озаграк кирәк булмасын өчен, табиблар берничә кагыйдәне үтәргә киңәш итә.

Табиб сүзләренчә, алкогольдән һәм тәмәке тартудан баш тартудан тыш, яшелчә, җиләк-җимеш һәм балык җитәрлек күләмдә кергән дөрес диета булырга тиеш.

Дәвалаучы табиб белән киңәшләшкәннән соң, атнасына берничә тапкыр булса да физик йөкләмә ясарга: йөрү (гадәти яки скандинавия), йөзү яки чаңгы белән шөгыльләнергә кирәк. 

Шулай ук йокы һәм ял режимы турында да онытырга ярамый. Һәм, әлбәттә, уңай кәеф һәм уңай эмоцияләр бик кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100