Татарстан каратисты Россия чемпионы исемен яулады
Чаллы спортчысы Кирилл Прохоров иң зур авырлык үлчәвендә (80 килограммнан артык) Россия чемпионы булып танылды
(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Чаллы спортчысы Кирилл Прохоров Мәскәүдә узган кеокусинкай-карате буенча ХХ ил чемпионатында иң зур авырлык үлчәвендә (80 килограммнан артык) Россия чемпионы булып танылды.
Турнирда илнең 40 төбәгеннән 150 дән артык спортчы катнашты, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Чемпионлыкка бару юлында Кирилл Прохоров ярымфиналда 2009 елгы Ауропа чемпионы, дөнья чемпионаты призеры Артур Килловны, ә финалда Брянскидан Вячеслав Джалыйны отуга иреште.
Россия чемпионы, 2008 елда Россия Кубогын яулаган Кирилл Прохоров тиздән кеокусинкай ассоциациясе буенча Россия чемпионатында катнашачак, анда каратеның биш федерациясеннән иң көчле спортчылар очраша. Спортчының тренеры – Фаил Шәрифуллин.