news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан» каналының элекке хәбәрчесе Ольга Ившина чит ил агентлары реестрына кертелде

«Татарстан» каналының элекке хәбәрчесе Ольга Ившина чит ил агентлары реестрына кертелде
Фото: kpfu.ru

Россия Юстиция министрлыгы ГТРК «Татарстан» телеканалының элекке хәбәрчесе Ольга Ившинаны чит ил агентлары реестрына кертте. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Ившина Россия хакимияте карарлары турында дөрес булмаган мәгълүмат, шулай ук Россия Кораллы көчләренең тискәре образын тудыруга юнәлдерелгән дөрес булмаган хәбәрләр тараткан.

Моннан тыш, Ольга Ившина Украинада махсус хәрби операция уздыруга каршы чыгыш ясаган һәм чит ил агентлары материалларын әзерләүдә катнашкан. Шулай ук Ившина чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итә диелә хәбәрдә.

Шулай ук «Каста» төркеме катнашучысы рэпер Влади (Владислав Лешкевич), политолог Антон Барбашин, активист Максим Климов, журналист Алексей Продайвода, Арина Федоровых та чит ил агентлары исемлегенә кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100