news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Ренат Ибраһимовның туганнарының кайгысын уртаклашты

14 майда 74 яшендә РСФСРның халык артисты, ТАССРның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булды. Легендар җырчы бөтен дөньяда миллионлаган тыңлаучыларга танылды һәм татар җыр сәнгатендә тулы бер чорны гәүдәләндерде. Бу хакта җырчының туганнарына һәм якыннарына Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән юлланган кайгы уртаклашу телеграммасында әйтелгән.

«Ренат Ибраһимов –  бөтен дөньядагы миллионлаган тыңлаучыларга танылган легендар җырчы. Аның исеме белән татар җыр сәнгатенең тулы бер чоры бәйле. Күренекле останың иҗатын берничә буын ярата һәм күп кенә заманча башкаручылар өчен үрнәк булып тора», –  дип билгеләп үтелә кайгынамәдә.

Ренат Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Львов шәһәрендә туа. Берничә елдан соң гаилә Украина ССРнан Казанга күчеп килә. Булачак җырчының вокал сәләте мәктәп елларында ук күренә башлый. Мәктәпне тәмамлап, музыкаль белем алгач, Ибраһимов Идел буе хәрби округының җыр һәм бию ансамбленә килә, ә аннары үзе генә чыгыш ясый башлый.

1973 елда, Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң, ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты була. Театрда эшләгән елларны ул тамашачыларга «Князь Игорь», «Кармен», «Фауст», «Евгений Онегин», «Пиковая дама» операларында әйдәп баручы партияләре белән истә калды.

Бу елларда ул музыка бәйгеләрендә җиңүләр яулый, эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты була һәм «Кызыл канәфер» җыр конкурсында төп премиягә лаек була. Бу аңа бөтенсоюз даны китерә.

1988 елда Ибраһимов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый, аннары «Сәфәр» дип аталган татар мәдәни үзәген җитәкли. Соңрак, 1999 елда, үз җыр театрына нигез сала һәм җитәкчелек итә.

Ренат Ибраһимов биш телдә җырлар башкарды. Аның репертуарында халык, эстрада, опера композицияләре бар. Күп кенә җырларын бөтен халык яратты, аның башкаруындагы «Что так сердце растревожено», «Лада», «Мне хорошо с тобой», «В краю магнолий», «Шагает солнце по бульварам» кебек һ.б. җырлар популяр булып кала бирә.

Җырчы шулай ук иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә күп вакыт бирде, кинода төште, кырыктан артык музыкаль җыентыкның режиссеры булды. Үсеп килүче буынның җырлау сәләтен үстерүгә һәм тәрбияләүгә зур игътибар бирде.

Ренат Ибраһимовның һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте «Дуслык» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Ул Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты.

«Ренат Ислам улы Ибраһимов һәрвакыт зур җаваплылыгы, хезмәт сөючәнлеге, кешеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте, үз эшенә чиксез бирелгәнлеге белән аерылып торды. Күренекле артист, талантлы кеше турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», –  диелә телеграммада.

Җырчының туганнарының һәм якыннарының кайгысын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев, ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, М. Җәлил исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәмәтҗанов уртаклаша.

  • Ренат Ибраһимов 14 майда вафат булды, үлемнең сәбәбе йөрәк өянәгеннән дип фаразлана. Икенче көнне Мәскәүдә җырчы белән хушлашу мәрасиме булды. Аны Волков зиратына җирләделәр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100