news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Анатолий Лупповның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан җитәкчелеге композитор, республиканың атказанган артисты Анатолий Лупповның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Мәдәният эшлеклесенең 8 августта 93 яшендә йөрәге тибүдән туктады.

Анатолий Луппов һәрвакытта да югары һөнәри осталыгы, зур җаваплылыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм иҗади активлыгы белән аерылып торды, диелә кайгы уртаклашу текстында. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һ.б. имзалаган.

Казан дәүләт консерваториясендә эшләгән елларда Луппов бик күп укучылар тәрбияләде, аларның күбесе Россиянең әйдәп баручы композиторлары, танылган мәдәният эшлеклеләре, иҗади берлек җитәкчеләре булып җитеште. Композиторның югары һөнәри осталыгы күпсанлы бүләкләр белән билгеләп үтелде. Алар арасында «РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе», «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» һ.б. мактаулы исемнәр бар.

«Талантлы композитор, пианист, педагог турындагы якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр», - диелә кайгынамәдә.

Шунысын да искәртик: Анатолий Луппов 8 августта вафат булды. Ул төрле жанрларда – сәхнә, симфоник һәм вокаль-симфоник, камера-инструменталь – музыка иҗат итте. Моннан тыш, ул берничә опера, балет, симфония, увертюра, төрле уен кораллары өчен концертлар, кантаталар, вокаль әсәрләр, спектакльләргә музыкалар, җырлар авторы да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100