news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Александр Патраковның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан җитәкчелеге Александр Патраковның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелегенең башка вәкилләре В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының баш рәссамы Александр Патраковның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Кайгы уртаклашу текстын ТР Рәисенең матбугат хезмәте таратты.

Күренекле театр эшлеклесе кичә, 6 ноябрьдә, 76 яшендә вафат булды.

Александр Михайлович Патраков 1948 елның 22 сентябрендә Чиләбе шәһәрендә туа. 1969 елда Свердловск сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң Луначарский исемендәге Россия театр сәнгате институты каршындагы Югары режиссерлык курсларына укырга керә.

2000 елда «Скрипач на крыше» спектакле сценографиясе өчен Александр Патраков Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Рәссамның күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге югары бүләкләр белән билгеләп үтелә, алар арасында «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләр өчен» орден медале, «Фидакяр хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстанның халык рәссамы дигән мактаулы исемнәр бар.

«А.М.Патраков соңгы көннәренә кадәр үз эшенә, мәдәният һәм сәнгатькә тугры калды. Ул иҗади озын гомерлелек, хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылыкның ачык мисалы иде. Креатив фикерләве, яңалыкка ачыклыгы, дуслыкка омтылуы һәм кешеләргә карата шәфкатьле мөнәсәбәте аны башкалардан аерып торды. Талантлы рәссамның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр», - диелә кайгы уртаклашу текстында.

Кайгынамәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский, РФ Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Анатолий Крылов имзалаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100