news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге “Татарстан” журналы коллективын юбилее белән котлады

Республиканың яшьтәше булган “Татарстан” журналы – безнең гади булмаган үткәнебез, бүгенгебез һәм, ышанам, киләчәгебез ул, дип басым ясап әйтте ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТАССР оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстан” иҗтимагый-сәяси журналының 90 еллык юбилеен уздыру тантанасы булды.

Анда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләре буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, бөтен Россиянең төрле төбәкләреннән килгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. кунаклар катнашты. “Татарстан” журналының үткән юлындагы иң истәлекле вакыйгалары залның сәхнә түрендәге экраныннан күрсәтелеп, аның 1920 елның декабреннан бирле исеме әледән-әле алышына торып, берара тукталып булса да, бүгенгә кадәр нәшер ителүе һәм республика тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны елъязма рәвешендә теркәп баруы, СССРның автономияле республикалары арасында партиянең бердәнбер иҗтимагый-сәяси, теоретик журналы һәм шундый типтагы бердәнбер ике - татар һәм рус телле басма булганлыгы искәртелде.

1998 елдан бирле “Татарстан” исеме белән татар һәм рус телләрендә чыгып килә торган күп рәсемле иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналны быелдан, Россиядәге шундый журналлар арасында беренче буларак, iPad планшетларда да укып, хәтта тамаша кылып була.

Бүген Диләрә Байчурина җитәкчелегендә эшләүче коллективны журналның юбилее белән котлап, М.Шәймиев: “Республиканың яшьтәше булган “Татарстан” журналы – безнең гади булмаган үткәнебез, бүгенгебез һәм, ышанам, киләчәгебез ул. Шушы югары дәрәҗәдә булыгыз, заман белән бергә атлагыз һәм республикабызны лаеклы яктыртыгыз!” – диде.

Республиканың исемен йөрткән журналының iPad планшетларда бирелүе – зур шатлык, чөнки моның белән илебез басмалары гына түгел, чит илләрнең дә кайберләре мактана алмый, дип искәртте И.Халиков һәм “Татарстан” журналы коллективын 90 еллык белән тәбрикләп, баш редактор Диләрә Байчуринага ТР Президентының журнал коллективы исеменә дигән Рәхмәт хатын тапшырды. Журнал җитәкчесе исә Президент Рөстәм Миңнехановка юбилей уңаеннан редакциянең бөтен техник базасын яңарттыруы өчен рәхмәт әйтте, алга таба да журналны һәм республиканы яңа үрләргә күтәрергә вәгъдәләде.

Тантана барышында “Республика исемнәре” дигән проект һәм “Күп төсмерле Россия-2010” V Бөтенроссия ачык журналистлык конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100