news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан “Игелек хаты” бөтенроссия акциясенә кушыла

24-29 декабрьдә Россия укучылар хәрәкәтенең республика катнашучылары Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм Чистай районнарына чыгачак.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Быел Татарстан һәм Казан “Игелек хаты” бөтенроссия социаль акциясенә кушыла. Республикада аны Россия укучылар хәрәкәтенең төбәк бүлеге һәм “Мы нужны друг другу” оешмасы үткәрә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасында акциядә 250 ятим бала һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар, 10 өлкәннәр һәм инвалидлар интернатлары (800дән артык кеше) катнаша.

Активистлар балалар йортларында тәрбияләнүчеләр белән бергә картлар йортларында яшәүчеләр өчен яңа ел эшләнмәләре, чыршы уенчыклары һәм открыткалар ясаячак.

Акция в Алексеевск, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман һәм Чистай районнарында, шулай ук Казанда узачак.

24-29 декабрьдә Россия укучылар хәрәкәтенең республика катнашучылары Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм Чистай районнарына чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot