news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Якутия архив материаллары белән алмашты

Татарстан һәм Якутия дәүләт архивлары материаллар белән алмашты. Тарихи документлар алмашы «Россия Федерациясе субъектларының архив фондын төрле чыганакларда формалаштыру» дип аталган түгәрәк өстәл вакытында үтте. ЯСИА агентлыгы шул турыда яза.

Татарстан архивы Саха (Якутия) Республикасындагы коллегаларына 1978 елгы «Камазлар төньякка таба бара» киносюжетына лицензия тапшырды.

«Мәдәният – безнең алгарышның һәм чәчәк атуның нигезе буларак билгеле. Безнең алда зур җаваплылык – аудиовизуаль мирасны саклау. Без бер-беребезгә совет чоры видеосюжетларын тапшырабыз, алар ике республикага да кагыла», – диде Милли аудиовизуаль мирас үзәге директоры Степан Москвитин.

Түгәрәк өстәл 22-25 июньдә Якутиядә уза торган Татарстан көннәренең бер чарасы буларак узды. Анда архив фондын туплауга заманча карашлар һәм технологияләр, бетерелгән оешмалардан документлар кабул итү проблемалары һәм архив эшендә традицион һәм цифрлы чыганаклар белән эшләүнең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова учреждениегә Якутия коллегаларының аудиовизуаль мирасны саклау буенча тәҗрибәсе бик кызыклы булуын ассызыклады. Татарстан белгечләре дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100