news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Башкортстан ислам банкингын кертүне сынап карый торган төбәкләр булачак

Татарстан һәм Башкортстан ислам банкингын кертү буенча пилот төбәкләр исәбенә эләкте. Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков Kazan Digital Week форумының пленар сессиясендә хәбәр итте.

«Без Татарстанны һәм Башкирияне ислам банкингы идеясен гамәлгә ашыру буенча пилот төбәкләр исәбенә керттек», – диде депутат.

Аксаков әйтеп узганча, Россия Хөкүмәте Рәисе Дагыстанда һәм Чечняда мондый сынау проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим иткән булган. Әмма, аның фикеренчә, Татарстанда бу юнәлештә эшләнгән эшләр күбрәк.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасына Россиядә ислам банкингын легальләштерү турында закон проекты кертелә, дип өстәде Аксаков. «2023 елда эшләтеп җибәрү өчен, аны агымдагы ел ахырына кадәр кабул итәргә ниятлиләр. Ул шул исәптән безнең илдә цифрлы инструментлар үсешенә дә ярдәм итәчәк», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100