news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы 1,8 тапкыр активрак кредит ала башлады

Татарстан халкы 1,8 тапкыр активрак кредит ала башлады

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Татарстан банклары, чит төбәкләрдәге кредит учреждениеләрен дә кертеп, 2004 елда халыкка кредит бирү суммасын 1,6 тапкырга арттырды һәм ул 94,4 миллиард сум тәшкил итте. Шул исәптән, “Татар-информ” агентлыгына ТР Милли банкының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кече бизнес субъектларына һәм шәхси эшмәкәрләргә – 61,6 миллиард сум (үсеш - 76,7 процент), халыкка 14,2 миллиард сум (үсеш 1,8 тапкыр) кредит бирелгән. Соңгы биш елда республика халкына бирелгән кредитның гомуми күләме якынча 43 тапкырга үскән.

Юридик затларга 2004 елның декабрендә бер елга кадәр срокка бирелгән кредитлар буенча ставкалар сумнарда һәм АКШ долларында уртача исәпләгәндә - 12,6 процент, еврода 9 процент тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100