Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Мәккәгә китә
Быел хаҗның стандарт программасы – 235 мең сум тирәсе
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан хаҗиларының беренче төркеме 8 сентябрь көнне Мәккәгә хаҗ кылырга китә. Бу хакта “ДУМ РТ Хадж” программасы матбугат сәркатибе Игорь Смоленков хәбәр иткән. Гарәфә тавында тору 23 сентябрьгә билгеләнгән. Хаҗиларның беренче төркеме Согуд Гарәбстаныннан 1 октябрьдә кайтыр дип көтелә.
Смоленков сүзләренә караганда, былтыр хаҗның стандарт программасы 155 мең сум торса, быел ул якынча 235 мең сумга төшәчәк, дип яза “Islam-today” порталы.