news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Татарстан Хөкүмәте Дәүләт Советына җирле үзидарә реформаларына багышланган алты закон проекты кертте

^Татарстан Хөкүмәте Дәүләт Советына җирле үзидарә реформаларына багышланган алты закон проекты кертте

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифкать Тригулов). Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Республика Хөкүмәте исеменнән Татарстан Дәүләт Советына җирле үзидарә реформаларына багышланган алты закон проекты кертте. Аларның барысы да парламент Президиумы карары буенча көзге сессиянең якын арада булачак утырышында каралачак.

Равил Моратов сүзләренә караганда, тәкъдим ителгән проектлар ТР Хөкүмәтенең җирле үзидарә органнарын формалаштыруга теләктәшлек итү буенча план эшенең бер өлеше, бу федераль һәм республика законнар җыелмасына тәңгәл килә. «Штат расписаниесен формалаштыру, халык санын, структурасын, муниципаль хакимиятне тотуга кирәк булачак акча суммасын рәсмиләштерү буенча актив эш бара. Шул ук вакытта без Республика Президенты һәм Татарстан Дәүләт Советы дәрәҗәсендә кабул ителгән ТРда муниципаль хезмәткәрләрнең берләштерелгән балансы 2005 елның 1 гыйнварындагыдан артык булырга тиеш түгел дигән сәяси карарларга таянабыз», - диде Равил Моратов. Шул ук вакытта аппарат билгеле вазифалар һәм кирәкле белгечләр белән эшкә сәләтле дә булачак, дип ышандырды беренче вице-премьер.

Иң авыр мәсьәлә закон нигезендә җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне чишү буенча, һәм шулай ук урыннарда дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә муниципалитетларның башкарма хакимияте органнары тарафыннан вәкаләтләр башкаруның төгәл чикләрне билгеләү, дип дәвам итте Равил Моратов. «ТР Хөкүмәтенең бурычы – 2006 елның 10 гыйнварына кадәр урыннардагы мәсьәләләрне уңышлы хәл итү өчен җирле үзидарәләрне кирәкле милек һәм финанс ресурслары белән тәэмин итү», - дип ассызыклады ТР беренче вице-премьеры.

Тәкъдим ителгән закон проектларының берсе җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль район һәм шәһәр округларын дәүләт материаль һәм финанс ресурслары белән тәэмин итүгә кагыла.

Бөтен мөлкәт закон нигезендә киләчәктә милеккә күчү исәбе белән үз вакытында түләүсез кулланылуга тапшырылырга тиеш.

Шулай ук ТР Хөкүмәте урыннардагы субсидия мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдереләчәк дәүләт финанс ресурслары күләмен билгеләде. Бер үк вакытта закон проектында дәүләт исәбендә нәрсә калачагы яки республиканың нинди хезмәтләр күрсәтәчәге һәм моның өчен нәрсә кирәклеге яктыртылырга тиеш. Икенче закон проекты халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең дәүләт системасына кагыла.

Р.Моратов сүзләренчә, сәламәтлек саклау һәм торак–коммуналь хезмәтләр өлкәсендә халыкка хезмәт күрсәтү бәяләре буенча сораулар күп. Хөкүмәт махсус закон проектында торак-коммуналь хуҗалык объектларын хосусыйлаштырганда инвесторга тоткан үз акчасын кире алу мөмкинлеге гарантияләнгән булырга тиешлеге турында төгәл регламент эшләде. Шул ук вакытта халыкны торак-коммуналь хезмәткә югары тарифлардан якларга тырышты, - дип билгеләп үтте Равил Моратов.

Калган закон проектлары җирле үзидарә органнарына балигъ булмаган балалар эшләре һәм хокукларны яклау комиссиясе функцияләрен үтәү, шулай ук административ комиссия эшчәнлеген оештыру буенча дәүләт вәкаләтләре йөкли. “Моның белән бәйле рәвештә, республиканың Административ кодексына тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк”, - дип төгәлләде Равил Моратов.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100