news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда сишәмбе көнне яшен һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 9 августта, Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, сишәмбе көнне көндез урыны белән яшен фаразлана. Бу сәгатьләрдә җил секундына 15-20 метр тизлек белән исәчәк.

Һава температурасында сизелерлек үзгәреш юк. Төнлә +14..+20 градус булса, көндез +28..+33 градуска кадәр җылытачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100