Татарстан теркәлгән гараж объектлары саны буенча лидер төбәкләр арасына кергән.
«Гараж амнистиясе» турындагы закон гамәлгә кергәннән бирле татарстанлылар 1,7 меңнән артык объектны милек итеп рәсмиләштергән. Бу 600дән артык җир кишәрлеге һәм 1,1 меңгә якын гараж дигән сүз. Шул ук вакытта агымдагы елда Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) 1 меңгә якын гаражны теркәгән. Бу хакта Росреестрның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан җитәкчесе Азат Җәббаров сүзләренчә, мондый нәтиҗә муниципалитетлар белән тыгыз элемтәдә тору, шулай ук гражданнар арасында киң аңлату эшләре нәтиҗәсендә мөмкин булган. Шулай ук Чаллы, Казан һәм Әлмәт районында яшәүчеләр закон мөмкинлекләреннән аеруча еш файдалана, диде ул.