news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре Үзбәкстан музейларында стажировка узачак

Татарстан галимнәренең максаты – Үзбәкстан халык-гамәли сәнгатен өйрәнү, шулай ук татар халкы сәнгате белән үзара элемтәләр эзләү.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Үзбәкстанга Татарстаннан галимнәр төркеме килде.

Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр иткәнчә, алар Ташкент, Сәмәрканд, Бохара, Хива һ.б. шәһәрләрнең танылган музейларында стажировка үтәчәк.

Татарстан галимнәренең максаты – Үзбәкстан халык-гамәли сәнгатен өйрәнү, шулай ук татар халкы сәнгате белән үзара элемтәләр эзләү. Делегация составына рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева, сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова һәм Наталья Герасимова керде. Стажировка Татарстан Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты ярдәмендә уза.

Үзбәкстанга килгәч, кунаклар Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Әхтәриев белән очрашуда катнашты. Чарада хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Үзбәкстан Туризм һәм спорт министрлыгы, үзбәк галимнәре, шул исәптән татар иҗтимагый мәдәни үзәкләре активистлары арасында элемтәләрне җайга салуның әһәмияте билгеләп үтелде.

Стажировка 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанга әйләнеп кайткач, галимнәр фәнни хезмәтләр бастырып чыгарырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100