news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан, фин туристлары өчен экзотика буларак, кызыклы

Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетында шулай дип саныйлар

 (Рига, 2 сентябрь, «Татар-информ», Дмитрий Родионов). Татарстан, фин туристлары өчен экзотика буларак, кызыклы. Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетында шулай дип саныйлар, дип яза fontanka.fi.
Басма июльдә башланган "экзотик Татарстан" реклама компаниясе турында сөйли. Язын Татарстанда фин туроператорлары һәм журналистлар булган. Хельсинкида ачылган VisitRussia офисында Татарстанның истәлекле урыннары турында фин телендә мәгълүмат тәкъдим ителгән. Бонус буларак, фин туристларының беренче меңлегенә Зөя утрау-шәһәрлеге буенча бушлай экскурсия тәкъдим ителә.
"Без фин аудиториясе өчен төбәкне ничек тәкъдим итү турында күп уйладык, фин туроператорларыннан сорадык. Безнең партнерлары еш белдергән сүз экзотика булды. Нәтиҗәдә, без бу сүзне безнең реклама компаниясендә кулланырга булдык һәм төбәкне ике мәдәният һәм дин, православие вәкилләре һәм мөселманнар, Европа белән Азия очрашкан урын буларак этәрдек", дип яза fontanka.fi ТР Туризм буенча дәүләт комитеты аңлатмасын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100