Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан егете трамплиннан сикерү буенча Россия җыелма командасына кергән
Чаңгыларда трамплиннан сикерү буенча Россия Җыелмасы 2022 елда Пекинда узасы Олимпия уеннарында катнашучылар составын ачыклады.
(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ», Дамир Садриев). 18 яшьлек Татарстан егете трамплиннан сикерү буенча Россиянең җыелма командасы составына кабул ителгән.
Чаңгыларда трамплиннан сикерү буенча Россия Җыелмасы 2022 елда Пекинда узасы Олимпия уеннарында катнашучылар составын ачыклады.
Шулай итеп, олимпиадачылар исемлегенә Татарстан вәкиле, Лениногорск шәһәрендә туган Данил Садриев та керде. 18 яшьлек спортчы үзен иң югары дәрәҗәдә танытырга өлгерде инде, ә быелгы Дөнья Кубогына шәхси зачет буенча җыелма таблицада россиялеләр арасында ул икенче урында бара.
Исегезгә төшерәбез, аннан алдарак сноуборд буенча Россиянең Олимпия җыелма командасына Татарстаннан берьюлы өч спортчының кабул ителүе билгеле булды.
2022 елны Пекинда узачак Олимпия уеннары 4 февральдә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз