news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус операция зонасындагы вазгыять турында сөйләде

«Россия ветераннары» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Илдар Рәҗәпов үзенең хезмәттәше, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиевтан интервью алган. Эдуард Шәрәфиев үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте, ул «Ветераннар» аерым штурм бригадасының 2нче батальонында хезмәт итә. 

Әлеге видео интернетта чыкты. Интервьюда сүз хәрбиләрнең рухи халәте, дошманның әшәкелеге һәм фронт кирәк-яраклары турында барды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Эдуард Шәрәфиев хәзерге вакытта аның белән бергә Татарстаннан шактый хәрбиләр хезмәт итүен сөйләде. «Хәрбиләрнең күбесенең хезмәте тәмамланды, аларның контракты бетте. Яраланган егетләр бар, алар хәзер хастаханәдә ята. Шулай ук 15 кеше алгы сызыкта, алар минем якташларым. Янәшәңдә иптәшеңнең аркасын тою бик мөһим. Үзеңне өйдә кебек хис итәсең», - ди Шәрәфиев.

Махсус хәрби операция зонасына китәргә нәрсә мәҗбүр итте дигән сорауга «бу — уртак бурыч, кемнең нинди вазифа биләвендә аерма юк», дип җавап бирде депутат. «Бизнес, сәясәт, без хәзер Ватаныбызны һәм безнең балалар өчен мөстәкыйль илдә яшәү мөмкинлеген яклап бердәм булырга тиеш», - диде ул.

Безнең егетләрнең рухи халәте турындагы сорауга «хәрбиләрнең рухы күтәренке», дип җавап бирде Эдуард Шәрәфиев. Һәркем дөрес гадел эш өчен көрәшүен һәм җиңү һичшиксез безнеке булачагын белә! Моннан тыш, ул татарстанлылар арасында патриотлар күп булуын әйтте.

«Безнең югары баш командующийның Украинада денацификацияләү һәм демиталиризацияләү буенча махсус хәрби операция алып баруын Татарстан хуплый. Барысына да зур сәлам һәм ярдәм өчен рәхмәт», - ди ул.

Хезмәттәше белән сөйләшүдә депутат махсус хәрби операция зонасында неонацистлар һәм чит илдән ялланган хәрбиләр темасына кагылды. Ул дошманның астыртын эш итүен әйтте. «Безгә каршы чит ил снайперлары, Польша һәм Латвия гражданнары көн-төн эшли. Чыннан да, ялланган хәрбиләр күп, бу эләктереп алынган радиохәбәрләрдән ишетелә. Бөтен Көнбатыш безгә каршы сугыша», - диде Шәрәфиев.

Сөйләшү азагында сәясәтче барлык хәрбиләр өчен дә гуманитар ярдәм бик әһәмиятле булуы турында искәртте. Аның сүзләренчә, һәр хәрби Ватан белән элемтәне тоярга тиеш. «Мондый ярдәм безгә күрсәтелә, хәрбиләргә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. Без Җиңү көне мөмкин кадәр иртәрәк җитсен өчен барысын да эшләячәкбез», - диде депутат елмаеп.

Эдуард Шәрәфиев хәзерге вакытта безнең хәрбиләргә, аерым алганда, шлем, бронежилет, шулай ук яралыларны медучрежденияләргә китерү өчен махсус техника кирәклегенә басым ясады. «Атыш бер генә секундка да тукталмый. Әгәр безгә ничек тә ярдәм итү мөмкинлеге булса, без шат булачакбыз», - дип сөйләде ул.

Әңгәмә ахырында депутат барлык дусларына, якыннарына һәм гаиләсенә сәлам әйтте. «Без һичшиксез кайтачакбыз, һәм җиңү белән кайтачакбыз, һәм моны мөмкин кадәр иртәрәк эшләргә тырышачакбыз», - дип тәмамлады сәясәтче.

Искәртик, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев фронтка узган елның ноябрендә үз теләге белән китте. Агентлыкка интервьюларының берсендә ул хәрбиләрнең һәм җирле халыкның кирәк-яраклары турында шәхсән үзе белергә теләве турында сөйләде.

Махсус хәрби операция башыннан Шәрәфиев берничә тапкыр исемле батальоннарга гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнде. Депутат фронтка китәр алдыннан хәрби әзерлек үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100