Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары Төркия халкының кайгысын уртаклашты
Татарстан парламенты депутатлары Альберт Хәбибуллин, Ринат Гайзатуллин һәм Римма Ратникова Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе белән кайгы уртаклашу китабында депутатлар корпусы исеменнән күпсанлы корбаннарга китергән җир тетрәүгә бәйле рәвештә язма калдырдылар.
«6 февральдә Төркия һәм Сүриядә булган көчле җир тетрәүләр хакындагы хәбәрне тетрәнеп кабул иттек, - дип язган парламентарийлар кайгы уртаклашу китабында. – Әлеге коточкыч бәла-каза нәтиҗәсендә һәлак булган меңләгән һәм зыян күргән дистәләгән мең кеше кешене уйлап, тугандаш Төркия халкы белән бергә без дә кайгырабыз. Һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз, барлык зыян күрүчеләрнең тиз арада аякка басуын теләп калабыз».
Парламентның Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, россиялеләр кебек үк, татарстанлылар да Төркия халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк.
ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова сүзләренчә, республикада Төркиядә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю пунктлары оештырылган. «Кызганыч, табигый бәла-каза берәүне дә аямый, шунлыктан безнең бурыч – кайгы килгәндә бер-береңә ярдәм итү», - дип искәртте ул.
Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан бу кайгылы көннәрдә төрек халкына булышлык күрсәткән өчен Татарстан парламентына рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз