Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан депутатлары Казандагы Җиңү парадын бер сәгатькә иртәрәк башларга тәкъдим итә
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына әзерлеккә булышлык итүче комиссиясе утырышында сөйләштеләр
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына әзерлеккә булышлык итүче комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Анда юбилейга багышланган массакүләм, мәдәни, концерт һәм спорт чараларын оештыру мәсьәләләре каралды.
Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан – яңа гасыр” теле-радиокомпания генераль директоры Илшат Әминов 9 май – Бөек Җиңү көнне телеканаллардан күрсәтелә торган парадның вакыты буенча проблема булуын билгеләп үтте. Чөнки “Татарстан – яңа гасыр” телеканалыннан - Казанда уза торган парад та, федераль каналдан Мәскәүдәге парад та бер үк вакытта күрсәтелә.
“Бөек Ватан сугышы ветераннары, билгеле, Мәскәүдәге парадны карый. Бәлки безгә Казандагы парадны иртәнге сәгать тугызда башлап, унда эстафетаны Мәскәүгә тапшырыргадыр?” – диде И.Әминов. Нәтиҗәдә Казанда уза торган парадның вакытына кагылышлы мәсьәләне Казан шәһәре хакимияте белән берлектә хәл итү зарурлыгы билгеләп үтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз