news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясенең Саксониягә визиты барышында берничә документка кул куелды

Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Лейпциг ярминкәсе конгресс-үзәгендә Саксония Премьер-министры С.Тиллих белән очрашты

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ирекле Саксония дәүләтенә эшлекле визиты барышында Россия һәм Германия төбәкләренең алдагы хезмәттәшлеге турында берничә документ имзаланды.
Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә Лейпциг ярминкәсе конгресс-үзәгендә Ирекле Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча Р.Миңнеханов һәм С.Тиллих Татарстан башлыгының Саксониягә эшлекле визитының йомгаклау беркетмәсен имзалады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты ректоры Юрий Гортышев һәм Хемниц шәһәре Машина төзүчеләр компетенция үзәге президенты Ханс Юрген Науманн Рөстәм Миңнеханов һәм Станислав Тиллих катнашында Татарстан Республикасында машина төзелеше буенча Германия-Россия компетенцияләр үзәген төзү проектын бергәләп гамәлгә ашыру турындагы килешүгә кул куйды.
Шулай ук Юрий Гортышев һәм Хемниц шәһәренең Фраунхофер станоклар төзү һәм басым белән эшкәртү технологияләре институты (IWU) җитәкчесе Раймунд Нойгебауэр Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты һәм IWU арасында килешү имзалады.
Бүген Татанстан делегациясе әгъзалары Германиянең татар җәмгыяте вәкилләре белән дә очрашты. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов җәмгыять активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100