Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта ΧV Халыкара икътисади форум эшендә катнаша
ΧV Халыкара икътисади форум эшендә катнашудан тыш, Татарстан Президентының башкалага сәфәр программасында берничә очрашу да урын алган
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта ΧV Халыкара икътисади форум эшендә катнаша. Делегация составында шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, “Ак Барс” банкы идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һ.б. бар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстан делегациясе әгъзалары “Ленэкспо” комплексында халыкара форумның ачылыш тантанасында, “Глобаль икътисади үсешне тәэмин итү. Яңа эра өчен лидерлар” дигән пленар утырышта катнаша.
Алга таба форум кысаларында “Энергия куркынычсызлыгына ирешүнең яңа юллары” дигән темага РФ Президенты Дмитрий Медведев һәм дөньяның эре энергетика корпорацияләре башлыклары катнашында сессия узачак.
ΧV Халыкара икътисади форум эшендә катнашудан тыш, Татарстан Президентының башкалага сәфәр программасында берничә очрашу да урын алган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановның Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов, “Маккуари Капитал” инфраструктура фонды вәкилләре белән очрашулары ниятләнә. Татарстан башлыгы шулай ук “ИТАР-ТАСС” һәм РИА “Новости” мәгълүмат агентлыкларына интервью бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз