news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Мәскәүдә «Бердәм Россия” партиясенең XV съездында катнаша

Дискуссия мәйданчыкларының берсе Дәүләт Думасына сайлауларда беренчел тавыш бирү нигезләмәсе турында фикер алышуга багышланачак

 (Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан делегациясе Мәскәүдә «Бердәм Россия” партиясенең XV съездында катнаша. Беренче көнне, Дәүләт Думасына сайлауларда беренчел тавыш бирү нигезләмәсе турында фикер алышудан тыш, мәгариф, авыл хуҗалыгы, бюджет һәм салым сәясәте, сәламәтлек саклау, транспорт, мәдәният проблемаларына да игътибар бирергә ниятлиләр, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” БСП ТТБ мәгълүмат үзәге.

Россия партия съездында Татарстаннан 33 делегат катнаша. Аларның барысы да диярлек - республика районнарыннан “БР” беренчел оешмалары секретарьлары. Делегацияне “Бердәм Россия” БСП ТТБ секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

“Татарстан барлык дискуссия мәйданчыкларында да тәкъдим ителәчәк. Әмма бер үк вакытта барысында да катнашу мөмкинлеге булмау үкенечле, анда шулкадәр кызыклы, актуаль темалар яктыртылачак”, - дип сөйләде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев. Ул Дәүләт Думасына сайлауларда беренчел тавыш бирү турындагы нигезләмә турындагы мәйданчыкта катнашачак.

Съездның пленар утырышы 6 февральдә узачак. Анда РФ Хөкүмәте Рәисе, “Бердәм Россия” БСП рәисе Дмитрий Медведев катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100