Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты
Татарстан делегациясе Үзәк хәрби округның авиация часте белән очрашты. Әлеге часть Украинада махсус хәрби операциядә катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә сөйләделәр.
Хәрби хезмәткәрләргә 40 тоннага якын кирәк-яраклар: генераторлар, йоклау өчен капчыклар, азык-төлек һәм башкалар тапшырылды. Йөкне Үзәк округ бүлекчәләре һәм РФ Һава-десанты гаскәрләре урнашкан урыннарга җибәрделәр.
Делегацияне Татарстанның Вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкләде. Ул алдынгы хәрби хезмәткәрләргә Чистай заводында эшләнгән «Z» һәм «ЦВО» язулары төшерелгән командир сәгатьләрен тапшырды. Ул шулай ук бүләкләнгән солдатларның һәрберсенә түбәтәй бүләк итте. Күптән түгел Мәскәүдә Сабантуй узды, анда традиция буенча һәр батырга татарларның милли баш киеме бүләк ителә, дип билгеләп үтте Равил Әхмәтшин.
РФ Президенты Владимир Путин 24 февральдә Украинада махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Көнбатыш илләре бу адымны тәнкыйть белән кабул итте һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйлаштыра башлады. Шулай ук алар Украина ягына төрлечә ярдәм күрсәтә башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз